Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда эчендә кеше утыра торган машина өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән

news_top_970_100
Казанда эчендә кеше утыра торган машина өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән
видеодан скриншот

Гыйнвардагы җылы көннәрдә Казанда түбәдән ишелеп төшкән кар машинаны җимергән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Гыйнварда һава торышы җылыныбрак китте, кар да эри. Кулагин урамындагы бина түбәсендә җыелган зур кар өеме кисәк кенә куба. Шул кар 4нче йорт подъезды янында туктап торган машина өстенә ишелеп төшә. Машина йөртүче үзе салонда була. Машинага җитди зыян килә. Йөртүче үзе дә имгәнә, диелә хәбәрдә.

Кадрларда кар астында калган машина, бинт белән бәйләнгән ир-ат кулы күренә.

Соңрак «Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, «Лада» машина хуҗасы җитди имгәнми, аны хастаханәгә салу таләп ителми. Идел буе районы прокуратурасы оештырыган тикшерү тәмамланган.

«УютСервис Групп» идарәче компаниясе белешмәсе буенча, түбәне узган атнада чистартканнар, ләкин һава шартлары аркасында, әлеге чаралар җитәрлек булмаган. Идарәче компания машинага килгән зыянны тулысынча каплаган.

«Шулай итеп, «УютСервис Групп» ААҖ торак йортны карап тоту буенча вазифаларын үтәмәгән, катлаулы һава шартларын исәпкә алмаган, түбәне кардан һәм боздан чистрату өчен өстәмә чаралар күрмәгән», дигәннәр прокуратурада.

Идарәче компания адресына кагыйдә бозуларны бетерү, гаепле хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында таләп тапшырылган. Компания җитәкчесе вазифаларын башкаручыга карата административ эш ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100