Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда давыллы яңгыр вакытында агачлар ауды, түбәләр купты, кешеләр имгәнде

Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе бинасының түбәсен купкан, калай кисәкләре юлга очып төшкән.

news_top_970_100
Казанда давыллы яңгыр вакытында агачлар ауды, түбәләр купты, кешеләр имгәнде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген көндезге уникеләр тирәсендә Казанда давыллы яңгыр, көчле җил булды.

Максимов урамында агачлар ауды. Бер агач ике хатын-кыз һәм бер бала өстенә төшкән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» язды.

Урынга коткаручылар барган. 8 яшьлек малайның тәнендә агачлар тигән урыннарда яралар булган. бер хатын-кызның башы һәм аркасы имгәнгән. Ике хатын-кызны да табиблар хастаханәгә алып киткән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, хатын-кызларга 85 һәм 69 яшь.

«Татарстан 24» телеканалы хәбәр иткәнчә, давыллы җил Космонавтлар урамында урнашкан Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе бинасының түбәсен куптарган. Урыннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Түбә калайлары юл өстенә очып төшкән. Якынча белешмә буенча, имгәнүче кешеләр юк.

Юлда ята торган агач, калай кисзкләре аркасында, юлда бөке барлыкка килгән.

Социаль челтәрләрдә шәһәр урамнарыннан кадрлар чыкты.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100