Казанда давыл: чыбыклар өзелгән, машина өстенә агач ауган, КФУда тәрәзәләр ватылган
Бүген урамда җил котыра. Кичә шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Ни кызганыч, күңелсез нәтиҗәләр дә бар.
Декабристлар урамында көчле җил юл билгеләре эленгән чыбыкларга зыян китергән. Хәзер бу конструкция машиналарга тиеп диярлек асылынып тора, транспорт йөрешенә комачаулый. Хәзер эшчеләр бу җитешсезлекләрне бетерә, дип яза «В Татарстане поймут» МАКС каналы.
Латыш укчылары урамында исә, көчле җил аркасында зур һәм юан агач җиңел машина өстенә ауган.
Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр булмаган, агач ауган вакытта машина салонында кеше булмаган.
Машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы һәм сак булырга, тизлекне киметергә, машиналарны агачлар һәм селкенеп торган, тотрыксыз конструкцияләр янында калдырмаска өндиләр.
КФУның Физика институты бинасында көчле җил тәрәзәләрне җимергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.
Ә Самара шәһәренең, Куйбышев районында 13 һәм 14 яшьлек ике кыз өстенә агач ауган. 14 яшьлек кыз урында ук һәлак булган. Икенче кыз имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хәлдән соң җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» сайты Самара өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
Фото: © Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе