Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Дәүләт Советы депутатын наркотиклар белән тотканнар

news_top_970_100
Казанда Дәүләт Советы депутатын наркотиклар белән тотканнар
ТР Дәүләт Советы сайты

Казанда полиция хезмәткәрләре Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновны кулга алган. Анда мефедрон наркотигы тапканнар. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Депутатны 17 сентябрьдә, Беломорская урамында «Казаньоргсинтез» заводы янында тоткарлаганнар. Канал язуынча, ул закладка – наркотик сатучылар яшерен урынга куеп киткән наркотикны алганда кулга алганнар. Аны күзәтеп торганнар, закладкадан наркотикны алуга тоткарлаганар. Анда 1,88 грамм наркотик булган, бу – зур күләм булып санала. Закон буенча, Хәсәновны 12 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

116.RU редакциясе депутат белән элемтәгә керә алмаган, аның телефоны сүнгән.

Рөстәм Хәсәнов – республика Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы. Элек ул «День добрых дел» хәйрия фонды директоры да булган. Бу оешма урамнарда сукбайларны ашаткан, инвалид балаларга реабилитация өчен җиһазлар сатып алган. Рөстәм Хәсәнов үзе Татарстандагы ярлылык турында борчылып сөйләгән була. Шулай ук «День добрых дел» фонды «Реставратор» фирмасына да ярдәм итеп торган. Әлеге фирма тарихи йортларны кабат торгызу белән шөгыльләнгән. Аерым алганда, Михляев йортына реставрация ясаган, Петропавлов соборы терәкләрен ныгыткан.

Әмма монда да кызыклы гына нюанс бар. «Реставратор» компаниясе депутатның үзенеке булган. 2021 елда ул банкрот булып таныла. Аның кредиторлары арасында «Ак Барс Банк» кебек мөһим оешмалар, хәтта салым инспекциясе дә булган. Барлыгы 19 оешма. Суд приставлары сайтындагы мәгълүматка караганда, хәзер Хәсәновның 25 млн сум бурычы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100