Казанда Дары заводы ни өчен ябыла?
Казан дары заводын ябачаклар, һәм шундый ук завод Удмуртиянең Кизнер бистәсендә ачылачак.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Мантуров Россия Президенты Владимир Путинга, Кизнерда яңа җитештерү предприятиесе булдыру сәбәпле, "Куркыныч саналган күпләп дары җитештерүне Казанда туктату" карары турында хәбәр иткән. Бу хакта ведомство хәбәрендә әйтелгән.
Казандагы заводны ябып, Кизнерда яңасын эшләтеп җибәрү вакыты һәм кертеләчәк инвестицияләр проект төркеменең уртак карары белән билгеләнә. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.