Казанда чит ил автомобиле бәрдергән велосипедчы хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, кичә иртән Renault Megane автомобиле белән идарә иткән 57 яшьлек йөртүче Гали Динмөхәммәтов урамы буйлап барганда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы велосипедчыны үткәрмәгән.
Велосипедчыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Шул ук көнне кич ул үлгән.