20 июльдә Казанда татар чәкчәгеннән 10 метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга телиләр. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Манараны «Казан» Гаилә үзәге янында ясаячаклар. Аны, кондитер Ренат Әгъзәмов җитәкчелегендә, 70 белгеч эшләячәк. Рекорд куюда Татарстанның Поварлар гильдиясе вице-президенты Илдар Такиулин да ярдәм итәчәк.
Манара ясау өчен 4,5 тонна чәкчәк кирәк булачак. Моның өчен якынча 2 мең кг он, 3 меңнән артык йомырка, 1,7 мең литр май, 1,7 мең литрдан артык бал һәм 560 килограммнан артык шикәр комы тотылачак.
Бу эшне теләгән һәркем күзәтә ала. 10:00 сәгатьтә чәкчәкне әзерли башлыйлар, ә 16:00 сәгатьтән рекорд теркәләчәк мәйданчык кунаклар өчен ачыла. Россиянең Гастрономия рекордлары китабына рәсми теркәгәннән соң кунаклар чәкчәкне татып карый алачак.
«Чәкчәк хаклы рәвештә Казанның һәм республиканың гастрономик билгеләренең берсе булып санала. Бу инициатива милли тәм-томыбыз турында тагын бер кат искәртү өчен менә дигән ысул. Чәкчәктән 10 метрлы манара булдыру – кулинария традицияләребезне күрсәтүнең үзенчәлекле алымы. Мондый чаралар туристларны Татарстан мәдәнияте белән формаль булмаган һәм мавыктыргыч формада таныштырырга булыша», – ди Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Яңа проект 2018 елда Казанда куелган элекке рекордны узып китәргә тиеш. Ул вакытта футбол тубы формасында 4 026 кг авырлыкта чәкчәк әзерләнгән. Биеклек рекордыннан тыш, яңа чәкчәк иң авыры да булачак – 4,5 тонна .