news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бураннан соң, юлларда бөкеләр һәм җитди аварияләр барлыкка килде

Узган төн шактый салкын булу сәбәпле, күлләвекләр һәм сулыкларда боз катты.

news_top
Казанда бураннан соң, юлларда бөкеләр һәм җитди аварияләр барлыкка килде

Бүген Казанда буран булу сәбәпле, юлларда җиде баллы бөкеләр һәм җитди аварияләр барлыкка килде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Ветеринария академиясе» тукталышы янында өч машина бәрелешкән, ТЭЦ урамында йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.

Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлануга каршы эшкәртә башлады, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Узган төн шактый салкын булды. Күлләвекләр һәм сулыкларда боз ката башлады. Автобазар янындагы күлдә ике аккош бозга ябышып каткан. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

Шәһәр халкына бозга керүдән тыелырга киңәш ителә. 7 сантиметрдан юка бозга керү бик куркыныч дип кисәтә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар