news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булачак: 800дән артык кунак көтелә

2026 елның 29-31 мартында Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

news_top
Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булачак: 800дән артык кунак көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Жыенда 800дән артык катнашучы булыр дип көтелә. Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хужалыклары, һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре булачак. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Булачак җыен турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сөйләп китте.

Россиядәге 4200 татар авылының күпчелеге – 2000нә артыгы Татарстанда урнашкан. Әлеге авыл яшәешенең нигезен булдыручы һәм тәэмин итүчеләр ул – беренче чиратта татар авылларының эшмәкәрләре. Җыенга килүчеләрнең 100е Татарстан районнарыннан, ә 800е Рәсәйнең төбәкләреннән булачак. Быел Татарстан Республикасы каршында эшләп килүче «Хәләл» комитеты дөньякүләм аккредитация алды. Хәзер Татарстанда җитештерелгән һәм «хәләл» сертификаты булган оешмалар үзләрен дөньякүләм тәкъдим итә алалар. Бу – Татарстанның, һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Хәләл» комитеты белән берлектә булган зур уңышы. Җыендагы күргәзмәдә һәр кеше хәләл продукция сатачак.

Җыенга без зур холдинг җитәкчеләрен һәм рәисләрен чакырмыйбыз, безгә иң мөһиме гади авыл эшмәкәрләрен җыю, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җыенның программасына килгәндә, ул 29 март көнне ТР фәннәр академиясендә ачылачак, шул ук көнне өч юнәлештә: беренчесе – продукцияне җитештерү, эшкәртү һәм сату, икенчесе – авыл хуҗалыгын төрле юнәлешләрдә үстерү һәм шушы тармак буенча кадрлар әзерләү, өченчесе – сыйфатлы азык-төлек җитештерү мәсьәләләренә кагылышлы дискуссион мәйданчыклар эшләячәк.

Икенче көнне катнашучылар татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Тукай һәм Сарман муниципаль районнарына барачак.

Ә 31 март көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк, ә аннары Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак.

  • Бөтендөнья татар конгрессы татар авылларын саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара. 2008 елда оештырылган «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды. Аның эшенә илнең төрле төбәкләреннән авыл бизнесынын перспектив юнәлешләрен тормышка ашыручы авыл эшмәкәрләре җәлеп ителгән. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән Россия Федерациясенең 4200 гә якын татар авылының мәгълумат базасы булдырылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары әшмәкәрләре җыенын оештырды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар