news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Бөтенроссия «Мәгариф көне» фестивале була

news_top

3 октябрьдә «Россия – минем тарихым» тарихи паркы Казанда Россия күләмендә уздырыла торган «Мәгариф көне» фестиваленә кушыла. Кунаклар өчен фән, хәйриячелек эше һәм татар теле тарихына багышланган өч махсус экскурсия әзерләнә. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия империясендә фән һәм мәгариф» экскурсиясе кунакларны өч гасырлык вакыйгалар белән таныштыра. Биредә Петр I заманындагы беренче академикларның кыю тәҗрибәләре, Казан университетының чәчәк атуы, Лобачевский белән Менделеев тәкъдимнәре хакында мәгълүматлар бар.

«Казан губернасы тарихында хәйриячелек һәм меценатлык» дип аталган икенче экскурсия Юнысовлар, Апанаевлар һәм Поляковларның сәүдәгәр династияләренә багышлана. Биредә әлеге затларның акчалары хисабына училищелар, хастаханәләр һәм Родионов институты төзелүе, шулай ук Беренче бөтендөнья сугышы елларында меценатларның юмартлыгы ничек җәмгыятьне берләштерергә ярдәм итүе хакында сөйлиләр.

Шулай ук төбәк тарихы белән кызыксынучылар өчен «Татар теле һәм татар халкының язу тарихы» дигән экскурсия уздырыла. Ул татар язуының борынгы рун язмаларыннан кириллицага кадәр юл үтүен һәм милли мәдәниятне саклауда мәгърифәтчеләрнең роле турында сөйләячәк. Бу турыда «Россия – минем тарихым» тарихи паркының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәйданчыкларның барысы да бушлай эшли. Фестиваль адресы: Оренбург тракты, 8 йорт, 1 нче павильон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар