news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бокс буенча чемпион ир-ат сөйгәне өчен фитнес-клубта атыш оештырган

news_top
Казанда бокс буенча чемпион ир-ат сөйгәне өчен фитнес-клубта атыш оештырган
видеодан скриншот, "Татарстан 24" каналы

Казанда яшәүче 35 яшьлек ир-ат, бокс буенча Россия чемпионы, көнчелек аркасында атыш оештырган. Ул фитнес-клуб тренерына аткан. Аны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Вакыйга фитнес-клубта була. Ир-ат сөйгәненә карата гаделсезлек булган дип саный һәм «дөреслек булдырырга» кулына пистолет тотып килә.

Сөйгәнен «үпкәләткән» кешеләрне тапмагач, ул очраган беренче кешегә ата: бу – аның хезмәттәше – фитнес-клуб тренеры, шулай ук боксчы булып чыга.

Хокук саклаучылар аны оператив рәвештә тоткарлаган, пистолетка охшаган коралын экспертизага җибәргәннәр.

Җинаять эше ачылган.

Белгечләр сүзләренчә, көнчелек нигезендә агрессия очраклары даими булып тора. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, сүзләрне сак сөйләргә кирәк. Гашыйк ир-ат яклаучы булырга да, киресенчә, «Отелло төймәсен» эшләтеп җибәреп, фаҗига килеп чыгарга да мөмкин, ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар