news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда биш көн элек югалган яшь кызны эзлиләр

news_top

Казанда волонтерлар 20 яшьлек Әминә Харитонованы эзли. Кыз 24 гыйнварда хәбәрсез югалган. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды хәбәр итте, дип «Татар-информ» яза.

Югалган кызның буе — 165 сантиметр. Гәүдә төзелеше уртача, чәчләре кара, күзләре кара-көрән.

Югалган көнне Әминә көрән куртка, капюшонлы яшел костюм һәм кара итек кигән. Үзе белән кара рюкзак алган.

Әгәр дә сездә эзләү эшенә ярдәм итә ала торган нинди дә булса мәгълүмат бар икән, 8 (800) 700-54-52 кайнар линия телефонына шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).

Фото: © «ЛизаАлерт»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар