news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда биш автобус янган

news_top
Казанда биш автобус янган
Фото: https://t.me/mchstatarstan

Казанда Крылов урамында автобуслар өчен аерым бокста янгын булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

ПАТП-2 оешмасының 60 автобус өчен ясалган боксында янгында 5 автобуска зыян килгән. Автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре 55 автобусны чыгарган.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны ярты сәгатьтә бетергән. Янгын мәйданы 60 квадрат метр булган. 5 автобус янган, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, янгын транспорт чарасының системалары һәм механизмнары төзексезлеге аркасында чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар