Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда билгесез ир-ат 15 яшьлек кызга пистолет терәгән

Узган ел ахырында Казанның Фучик урамындагы бер ишегалдында кыргый хәл булган: олы ир-ат яшүсмер кызга һөҗүм иткән. Балага бәйләнгән һәм чигәсенә пистолет терәгән. Куркудан кыз һаман да шок хәлендә, аның әнисе полициягә гариза язган. Ир-атны “кайнар эзләр” буенча тоткарлаганнар. 

news_top_970_100
Казанда билгесез ир-ат 15 яшьлек кызга пистолет терәгән

10 декабрь көнне кичке җидедә 15 яшьлек Карина (әти-әнисе үтенече буенча кызның исеме үзгәртеп бирелде - редакция искәрмәсе) иптәш кызы белән музыка мәктәбеннән кайта. Кызлар йорт территориясенә керә торган капка янында сөйләшеп торганда, көтмәгәндә алар янына бер ир-ат йөгереп килә. Ул Каринаның чигәсенә пистолет терәгән һәм полиция чакырырга кушкан.

“Карина өйгә йөгереп керде, шок хәлендә иде. Әле елый, әле көлә, әйбәтләп кенә бернәрсә дә аңлата алмады. Соңыннан ул капка янында үзенә пистолет тоткан исерек ир ташланганын сөйләде. Чәй эчәргә утырттым һәм ТСЖ башлыгына шалтыратып, аның ишегалдын тикшерүен үтендем. Чөнки анда балалар бар. Ләкин ул беркемне дә күрмәгән”, - дип сөйләде кызның әнисе.

Соңрак ханым “Азино-2” полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм гариза язган. Полиция хезмәткәрләре урынга килеп кызларның икесеннән дә һәм шаһитләрдән сорау алган. Булган хәлләрне күзаллап, алар җинаятьченең эзенә чыккан.

Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иткәнчә, 31 яшьлек ирне өендә тотканнар. Фатирда тентү уздырган вакытта оперативниклар пистолетны таба. Тик ул травматик корал була. Дөрес, кызлар бу турыда белмәгән. Ир-ат үзенең гаебен кире какмаган һәм исерек булуын аңлаткан.

“Ир-ат кулга алынды. Әлеге факт буенча “Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды”, - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Әнисе сүзләренчә, Карина һәм аның дус кызы бик курыкканнар. Кызның чигәсенә пистолет терәгәч, бер мизгелдә ир-ат чигенеп куя. Бу берничә секунд кызларга җитә кала – алар капканы ачып ишегалдына керергә өлгерәләр. Машиналар артына качалар. Кызлар ирне ата башлар дип курыккан.

Каринаның әнисе әйтүенчә, бу хәлдә иң гаҗәбе шул: кызлар узып баручылардан ярдәм сораган, тик беркем дә туктамаган. Ә якында гына торган күрешләре пистолетның травматик булуын искәрткән һәм куркырлык нәрсә юк дип әйткән.

“Мине иң нык борчыганы - кешеләрнең йөрәксез булуы. Ничек инде балаларның үтенеченә игътибар итмәскә һәм полиция чакырмаска була. Шуннан соң әле һөҗүм итүче урамда йөргән, аны бит тагын күргәннәр, тик кешеләрдән бернинди дә реакция булмаган”, - дип сөйләде Каринаның әнисе.

Карина әнисе белән полиция бүлегендә булган. Анда кыз ир-ат белән күзгә-күз очрашкан һәм кулга алынган ирнең үзенә һөҗүм иткән җинаятьче булуын таныган.

“Бала өчен бу зур стресс. Дознаватель белән бер сәгатькә якын эшләдек. Минем балам һаман да шок хәлендә. Бу бик зур психологик яра. Безне әле тагын зур эшләр көтә. Без психологларга мөрәҗәгать итәчәкбез”, - диде кызның әнисе.

Карина шулхәтле курыккан була, хәтта әлеге хәлдән соң берничә көн дәвамында өеннән тыныч кына чыга да алмаган. Бөтен кеше дә аңа җинаятьче булып тоелган, хәтта яхшы таныш булган күрешләреннән дә курыккан.

Каринаның әнисе сүзләренчә, кулга алынган ир полиция бүлегендә үзен жәлләтергә теләгән, әнисе авыру дип сөйләгән. Ир-ат ышандырганча, ул кичне хатыны белән талашканнан соң эчкән һәм нәрсә эшләгәнен аңламаган. Шулай ук пистолетның травматик һәм корылмаган булуын да әйткән. Ләкин кызның әнисе аның сүзләренә шикләнеп карый.

“Аның корылган, корылмаган булуыннан нинди аерма? Балалар бит барыбер курыккан, алар бит аны белмәгән”, - ди ханым.

Кулга алынган ир-атны закон буенча хөкем итәрләр дип ышана кызның әнисе. Ул, балалары белән ешрак сөйләшергә һәм аларга янаган куркыныч турында кисәтергә өндәп, кечкенә казанлыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100