news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда билгеле табиб Бангладешта командировка вакытында үлгән

Табиб Рәшит Миңнетдинов чит илдә чакта авырый башлый һәм аны хастаханәгә салалар.

news_top
Казанда билгеле табиб Бангладешта командировка вакытында үлгән

Казанда билгеле табиб Рәшит Миңнетдинов Бангладеш Республикасында вафат булган. Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә мәрхүмнең улы Марат Миңнетдинов раслады.

«Әтинең үпкәсенең ике ягында да пневмония иде. Аның коронавируска тестлары тискәре нәтиҗә күрсәтте, тик ул барыбер ковидлы авыру булып саналды», — ди Марат Миңнетдинов.

Табиб Бангладешта командировкада була. Узган дүшәмбедә кәефе китә һәм аны хастаханәгә салалар.

«Аны шунда ук үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырдылар», — ди табибның улы.

Рәшит Миңнетдиновның гомере өчен табиблар бер атна тырыша. Ләкин ул кичә үлә. Мәрхүмгә 66 яшь була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар