Казанда билгеле эшмәкәрне офисында шартлатканнар
Шартлаткыч җайланма салынган посылканы эшмәкәрнең офисына китергәннәр.
Казанда билгеле эшмәкәр Михаил Скоблионкны шартлатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.
Шартлау вакытында Скоблионк һәм аның ярдәмчесе Казанның Аркылы Нокса урамындагы офиста булган. Эшмәкәргә шартлаткыч салынган посылка биргәннәр. Шуны ачкач, шартлау яңгыраган.
Чыганак мәгълүматлары буенча, Скоблионкның бите пешкән. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә офтальмология бүлегендә дәвалана.