news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда беспилотниклар атакасы куркынычы игълан ителде

news_top
Казанда беспилотниклар атакасы куркынычы игълан ителде
Фото: https://www.tatar-inform.ru

Бүген 08.50 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) атакасы куркынычын игълан итте.

Бүген иртән-иртүк Татарстанның бөтен территориясендә беспилотниклар атакасы куркынычы игълан ителгән иде. Шул сәбәпле Түбән Кама һәм Казан аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, Казан аэропортында Мәскәү, Усинск, Истанбул, Екатеринбург, Чиләбегә самолетлар тоткарлана. Мәскәү, Чиләбе, Дүшәнбе, Иркутск шәһәрләреннән килә торган самолетлар соңрак төшәчәк.

РИА «Новости» Оборона министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, узган төндә Россия һава һөҗүменә каршы оборонасы барлыгы 105 Украина беспилотнигын бәреп төшергән. Брянск өлкәсендә – 32 дрон, Воронеж өлкәсендә – 22, Мәскәү төбәгендә – 19, Пенза өлкәсендә – 10, Калуга өлкәсендә – 9, Белгород өлкәсендә 6 дрон тотылган. Липецк һәм Самара өлкәләрендә – 2шәр, Владимир, Курск, Ростов өлкәләрендә берәр беспилотник бәреп төшерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар