news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда беспилотник һөҗүм итү сәбәпле милкен югалтучыларга компенсация түләнәчәк

news_top
Казанда беспилотник һөҗүм итү сәбәпле милкен югалтучыларга компенсация түләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2024 елның 21 декабрендә Казанга Украина беспилотниклары һөҗүм итү аркасында милкен югалткан яки милкенә зыян килгән кешеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары коррупциягә каршы экспертизага тапшырылды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Беренче чиратта кирәкле милекне өлешчә югалткан очракта компенсация күләме 1 кешегә – 78,3 мең, тулысынча югалткан очракта 156,7 мең сум тәшкил итәчәк.

Милектә булган автомобиль транспорты югалган яисә аңа зыян килгән очракта компенсация бәйсез экспертиза билгеләгән зыян суммасы күләмендә түләнә.

Тиешле акчалар төбәк Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп бирелә. Бу эш ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнә.

Беренче чиратта кирәкле милекне тулысынча яки өлешчә югалтуга, шулай ук автомобиль транспортын югалтуга яки аның зыян күрүенә бәйле рәвештә финанс ярдәменә мохтаҗ гражданнар исемлеген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тәкъдим итәчәк.

Милеген югалткан гражданнардан яшәү урыны буенча Хезмәт министрлыгының социаль яклау бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итеп гариза тапшыру таләп ителә.

  • 2024 елның 21 декабрендә Украина беспилотниклары «Лазурные небеса», «Манхеттен» торак комплексларына, шулай ук Клара Цеткин урамындагы йортка зыян китерде. Тагын 1 дрон Кызыл Позиция урамындагы 5 нче йорт ишегалдына төште.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар