news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда берничә йорт яну турында хәбәр дөреслеккә туры килми

news_top
Казанда берничә йорт яну турында хәбәр дөреслеккә туры килми
Фото: © Видеодан скриншот

Казанда берничә йорт яну турында мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте рәсми аңлатма бирде, дип яза «Татарстан 24» сайты.

Вахитов районында «Әмәт» микрорайонындагы «Казан тимер юл бакчасы» бакчачылык ширкәтендә йорт янган. Урында янгын сүндерүчеләр эшли.

08:06 сәгатьтә бакча йортына ут кабу турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бакча йортын тулысынча ут камаган була.

Янгын сүндерүчеләр утка күрше корылмаларга күчәргә ирек бирмәгән, 08:32 сәгатьтә янгынны локальләштергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләрен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар