Казанда беренче пиццерия ачкан Джузеппе Спарта вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Казанда беренче булган «Джузеппе» пиццериясенә нигез салган Италия кешесенә 78 яшь булган.
Итальян Джузеппе Спарта Казанга 1993 елда килә. Биредә ул «Отель Джузеппе» ҖЧҖ оештыра, аның составында пиццерия, кунакханә һәм ресторан бар.
Хушлашу вакытында әлегә билгеле түгел.