news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда беренче тапкыр азан укуга багышланган уникаль курс була

news_top

4 апрельдә (шәүвәл аеның 16нчы көнендә) Казанның Мәрҗани мәчетендә азан буенча бер көнлек курс узачак. Аны дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, хафизлыкның иң югары дәрәҗә иясе, Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави алып барачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге курс кысаларында шәех азан тарихы, аның фазыйләтләре, шартлары, дөрес әйтелеше һәм шәргый хөкемнәре турында сөйләячәк.

Курсны тыңлау һәм үзләштергән белемне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәех иҗазәт тапшырачак – әлеге таныклыкта гыйлемне тапшыручыларның чылбыры ислам тарихында беренче мөәдзин Биләл радыйаллаһү ганһү аша Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә барып тоташа.

Курс, тәнәфескә бүленеп, бер көн дәвамында үтәчәк: беренче өлеш – иртәнге тугыздан өйлә намазына кадәр (09.00-12.00), икенче өлеш 16.20 сәгатьтән 20.20 сәгатькә кадәр (икендедән ястүгә кадәр) була. Дәрес – түләүсез, ул гарәп телендә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар