Казанда крематорий төзү өчен кирәкле инженер-геологик, инженер-экологик һәм инженер-геодезик эзләнүләр тәмамланган. Объектны 2029 елның беренче кварталында файдалануга тапшыру күздә тотыла, дип хәбәр итте РБК-Татарстан шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте, ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе мәгълүматларына сылтама белән.
Крематорий «Курган» мемориаль комплексы территориясендә төзеләчәк. Ул Казанда гына түгел, ә гомумән Татарстанда да беренче була. Хәзерге вакытта шәһәргә иң якын крематорийлар Түбән Новгород һәм Сарапулда урнашкан.
Казанда ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе мәгълүматларына караганда, кремациягә ихтыяҗ үсми. Агымдагы елда аның уртача бәясе 23,9 меңнән 26,8 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Кремациягә мөрәҗәгатьләрнең гомуми ритуаль хезмәтләр арасындагы өлеше 1,5-2% дип бәяләнә. Шәһәрнең «Ритуал» махсуслашкан хезмәтенә ай саен уртача 3-5 гариза килә.
Крематорий эшли башлагач, ел саен якынча 9,5 мең кремация үткәрү планлаштырыла. 2032 елга объектта тулысынча йөкләнеш булыр дип көтелә. Процедура бәясе якынча 19-30 мең сум булыр дип фаразлана, дип әйткән иде ел башында «Концепт-индустрия» компаниясе башкарма директоры Галия Кучумова.
Крематорий төзелеше 2025 ел башында 400 млн сумга бәяләнгән, ә үзен аклау вакыты якынча 8,5 ел булыр дип көтелә. Кучумова сүзләренчә, 2029-2039 елларда объекттан керәчәк салымнар 1 млрд сумнан артчак: шуларның 280 млн сумы федераль бюджетка, 750 млн сумы республика бюджетына, 4,5 млн сумы муниципаль бюджетка китәчәк.
Крематорий өчен 2,5 гектар җир каралган, бинаның мәйданы 1,6 мең кв. метр булачак. Анда 2 хушлашу залы, 2 заманча кремация миче һәм урналар өчен колумбарий урнаштыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.