Социаль челтәрләрдә Казанның «Лазурные небеса» торак комплексындагы фаҗига турында мәгълүмат таралды, дип яза «Казанские ведомости» сайты.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер хатын-кыз йортның 37нче катыннан егылган, аның мәетен шушы йортта яшәүчеләр тапкан, дип хәбәр итә KazanFirst.
Соңрак хәбәр ителгәнчә, ул КФУда физкультура укыткан, аңа 61 яшь булган, дип яза «KazanFirst». Ул спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры һәм аэробика буенча Россия чемпионкасы булган. Аның исеме Наилә Закирова, дип хәбәр ителә.
Хатын-кыз йорт янындагы койма өстенә үк төшкән.
«Mash Iptash» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу хатын монда яшәмәгән, тик шушында яшәүчеләрнең берсенә ияреп, турникет аша кергән. Соңыннан түбәгә менгән, анда төзекләндерү эшләре бара, шуңа ул ачык тора. Эшчеләр аны кире борып чыгарырга теләгән, тик инде бер мизгелдән ул подъезд төбенә, җиргә егыла.