Горький паркында ял итүчеләргә бер башка сыймаслык күренеш шаһитләре булырга туры килгән. Бер пар парк уртасында анадан тума чишенеп, фотосессия оештырган. Әлеге видеоны төрле «Телеграм» каналлар куйды.
Егет белән кыз, бер тамчы да оялуны белмичә, газонга сиптереп торган су астында коена. Бу вакытта аларны бер кыз фотога төшерә.
«Үләм, кая тәгәри бу дөнья», «Адәм белән Һава», «Ахырзаман шушы буладыр инде ул», «Мондый фотосессияне җәмәгать урынында уздырырга кирәк булдымы икән?» – дип аптырашкан видеоны караучылар.
Парны җаваплылыкка тартырга кирәк, дип тә язалар.
«Җәмәгать урынында шәрә килеш йөрү тыела. Бу кешеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк. Табарлар дигән өметтә калабыз», «Мондый фотосессия оештырырга теләгәннәр икән инде, чит-ят күзләрдән ерактарак арендага йорт алырга була иде бит», «Мин аларны фонтаннарда да күрдем. Камерадан карап, танырга буладыр», – дигән фикерләр бар.