Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер машина икенчесенең өстенә менгән - видео

Бүген көндез Арча зираты янында коточкыч авария булган.

news_top_970_100
Казанда бер машина икенчесенең өстенә менгән - видео

Бүген көндез Казанда бер иномарка каршы як полосага чыга һәм икенче машинаның өстенә менә. Бу урыннан кадрларны «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар бирде.

Юл һәлакәте Ершов урамында Арча зираты янында була.

«Фольксваген» йөртүчесе руль артында йоклап киткән булуын да ихтимал. Бәлки ул игътибарын читкә юнәлткәндер. Шулай итеп «Фольксваген» автомобиле «Ниссан» машинасы өстенә менгән, аннары койма өстенә ауган», — ди шаһитлар.

«Таксист ничек шулай булдыра алган — гаҗәеп. Ул каршы як полосадан очып чыкканмы, әллә йокыга киткәнме», — дип сөйләнә видеоны төшерүче кеше.

Имгәнүче кешеләр турында әлегә хәбәр ителми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100