news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер кызны кыйнаган һәм урлап алып киткән ир-атны эзлиләр – видео

news_top

Бүген төнлә Казандагы «Родина» торак комплексында бер ир-атның бер кызга һөҗүм итеп, аны урлап китүе турында видео социаль челтәрләрдә таралды.

Видеокүзәтү камерасы кадрларында хатын-кызның подъезд ягына йөгерүе, аның артынан кара киемле ир-атның куа килүе күренә. Ир-ат кызны куып җитә, чәчләреннән тотып, идәнгә ега һәм суга башлый. Аннары ул телефонннан шалтырата, йорт почмагында аны иптәше көтеп тора. Алар, бергәләп, хатын-кызны билгесез юнәлештә алып китә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция бүлегендә тикшерү бара, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Вакыйганың барлык детальләре ачыклана», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар