Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казанда бер кызны урлаганнар» дигән хәбәргә ачыклык кертелде

news_top_970_100

«Казанның Габишев урамындагы йорттан бер кызны егете яныннан урлап киткәннәр», – дигән хәбәр чыкты. Видеолардан күренгәнчә, 3 кеше 1 кызны күп катлы йорттан алып чыга – кыз хәтта аягына да кимәгән. «Кызның егете урлаучылар артыннан куа чыккан, әмма өлгерә алмаган», – дип тә яздылар.

«Көпә-көндез кеше урлыйлар!» – дип бик нәфрәтләнеп язучылар да булды, әмма игътибарлылар бик үк ышанып бетмәде: беренчедән, кыз бик үк карышмый кебек. Икенчедән, кызны 3 кеше алып чыкса да, автомобильгә 2 кеше утырта – ул шулай ук бик үк карышмый.

Бүген исә «кыз урлау»га ачыклык керде. Кызын егете яныннан алып чыгып китәргә әнисе сораган, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Кызны әнисе наркоманиядән һәм алкоголизмнан дәвалар өчен реабилитация үзәгенә – рехабка илткән булган. Кыз аннан ничектер чыгып киткән һәм егете янына килгән. Егет сөйләвенчә, аларның ишекләрен шакыйлар, ишекне ачуга, фатирга кереп, кызны тартып алалар һәм машинага утыртып алып китәләр. Егет кызны урлауларын хәбәр иткәч, полиция «Перехват» планы игълан итә. Соңрак билгеле булганча, кызны якыннары үтенече буенча алып киткәннәр. Алар фикеренчә, егет кызга начар йогынты ясый.

Егет фикеренчә, ул кызга начар гадәтләрдән ничек котылырга икәнен табибларга һәм психологларга караганда яхшырак белә. Ул кызга «кабат төпкә төшеп, күтәрелеп китәргә» киңәш иткән – ягъни эчәргә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100