Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер кызның башын карга чукып яралаган, икенчесенә ике карга ташланган - видео

Карга чукыган кызны хастаханәгә озатканнар, хәзер аңа котыру авыруыннан укол кадыйлар.

news_top_970_100
Казанда бер кызның башын карга чукып яралаган, икенчесенә ике карга ташланган - видео

Казанның Латыш укчылары һәм Зәкиев урамнарында агрессив каргалар кешеләргә һөҗүм иткән очраклар теркәлгән. Бу турыда Татарстан-24 телеканалы хәбәр итте.

Латыш укчылары урамындагы 11 йорт янында бер кызга карга һөҗүм итә. Аның анасы сүзләренчә, карга томшыгы белән кызның башын чукый. Кызны хастаханәгә озатканнар. Аңа котыру авыруыннан алты укол, столбняктан дүрт укол ясаганнар инде. «Алда әле тагын уколлар көтә», — дигән әни кеше.

Зәкиев урамындагы ишегалларның берсендә тротуардан баручы кызга ике карга һөҗүм итүен видеога төшереп алганнар. 

Кошларның агресссивлыгының сәбәбе билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.

https://tatarstan24.tv/images/uploads/ckeditor/jpg/60ae44f744d5f_%D1%81%D0%BF%D1%80.jpg


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100