news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир иптәш хатынын кыйнап үтергән

Бу кеше хатынның фатирына килгән һәм алар талаша башлаганнар.

news_top
Казанда бер ир иптәш хатынын кыйнап үтергән
Быел 9 майда булган җинаять турында Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Прокуратура мәгълүматы буенча, 49 яшьлек ир-ат шактый гына салмыш булган. Бер мизгелдә бу кешеләр талаша башлаган. Үзенең хаклы булуын исбатларга тырышкан ир-ат, хатын-кызны кыйнап ташлаган. Ул йодрыклары белән танышының башын, гәүдәсен тукмаган. Чама белән ун тапкырдан артык суккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хатын-кыз имгәнеп, урында ук җан биргән.

Бу ир гаебен тулысынча таныган. Суд аны үтерүдә гаепләп, 8,5 елга колониягә хөкем иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар