news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир атасын уклау белән кыйнаган

Исерек ир карт атасын кыйнап ташлаган.

news_top
Казанда бер ир атасын уклау белән кыйнаган

Казанның Авиатөзелеш районындагы бер йортта 40 яшьлек Руслан Хөснуллин үз әтисен уклау белән кыйнаган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте  итте.

Быел 6 гыйнварга каршы төндә Руслан Хөснуллин исерек була. Ул карт атасына һөҗүм итә. Бабайга йодрыклары белән кимендә дүрт тапкыр суга. Шуннан соң атаны идәнгә егып сала. Аның күкрәгенә һәм башына берничә тапкыр агач уклау белән суга.

Әлеге вакыйга турында прокуратурага хәбәр итәләр. Агрессив ир-атка карата җинаять эше ачыла.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен тулысынча таный. Аны 1,5 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар