news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-ат автобустагы кешеләргә ташланган

Салонда сугыш чыккач, автобус йөртүче полиция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр булган.

news_top
Казанда бер ир-ат автобустагы кешеләргә ташланган
Казандагы 33 маршрут буенча йөри торган автобуста бер ир-ат башка пассажирларга ташланган. Башта ул талаш чыгарган. Аннары янындагы кешеләр белән сугыша ук башлаган. Бу турыда "Татарстан24" каналы хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре котырган хулиганны Ямашев тукталышында автобустан чыгарган. 

Автобус йөртүче сүзләре буенча, бу ир-ат Попов урамындагы тукталышта салонга кереп утырган. Ул кычкырып та, тышкы кыяфәте белән дә башка пассажирларны куркыткан. Алар арасында балалар да булган. Шуннан соң йөртүче полициягә хәбәр иткән. 

Берничә кеше кисәтү ясагач, әлеге ир-ат сугыша ук башлаган. Сугышып битен җимергән. 

Бер тәүлек полициядә кунганнан соң, әлеге ир-атны мәҗбүри рәвештә наркодиспансерга озатачаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар