Казанда бер ир-ат акыллы домофон белән «сөйләшә» алмагач, ишекне ваткан — видео
Камера йөзен таный алмагач, егет җансыз машинага җырлап күрсәтә.
Казанның Рәис Гәрәев урамындагы йортларның берсендә бер егет «акыллы» домофон белән «килешә» алмаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Егет йортка керергә тели. Ә биредә кешеләрнең йөзен таный торган система куелган була. Егет шушы җайланма белән «килешә» алмагач, керә торган ишекне вата.
Камера йөзен таный алмагач, егет җансыз машинага җырлап күрсәтә, ләкин аның вокалын биредә яшәүчеләр генә ишетә. Тавышка ике ир-ат чыга. Алар егетне күз яше чыгара торган газ белән тынычландыра. Аннары полиция чакыралар. Тик хокук саклаучылар килгәнче егет качып өлгерә, диелә хәбәрдә.