news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир-ат акыллы домофон белән «сөйләшә» алмагач, ишекне ваткан — видео

Камера йөзен таный алмагач, егет җансыз машинага җырлап күрсәтә.

news_top
Казанда бер ир-ат акыллы домофон белән «сөйләшә» алмагач, ишекне ваткан — видео

Казанның Рәис Гәрәев урамындагы йортларның берсендә бер егет «акыллы» домофон белән «килешә» алмаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Егет йортка керергә тели. Ә биредә кешеләрнең йөзен таный торган система куелган була. Егет шушы җайланма белән «килешә» алмагач, керә торган ишекне вата.

Камера йөзен таный алмагач, егет җансыз машинага җырлап күрсәтә, ләкин аның вокалын биредә яшәүчеләр генә ишетә. Тавышка ике ир-ат чыга. Алар егетне күз яше чыгара торган газ белән тынычландыра. Аннары полиция чакыралар. Тик хокук саклаучылар килгәнче егет качып өлгерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар