Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер ир ап-аек килеш хатынын металл торба белән кыйнаган

Хатын аңын югалтып егылгач, ир ни эшләп ташлаганын күреп алган. 

news_top_970_100
Казанда бер ир ап-аек килеш хатынын металл торба белән кыйнаган

Казанның Губкин урамындагы бер йорттагы фатирда ир белән хатын талашкан. Әлеге вакыйга турында "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Ир белән хатын башта бер-берсен  сүзләр белән генә кимсеткән. Шуннан соң, ир сугышырга тотынган. Ул металл торба алган һәм хатынын кыйнаган. Торба белән хатынының башына берничә тапкыр суккан. Хатын шунда ук, аңын югалтып, идәнгә егылган.

Бераздан ир, аңына килеп, ни эшләп ташлаганын күреп алган. Ул үзе «ашыгыч ярдәм» чакырган. Җитди имгәнгән хатынны 7нче хастаханәгә алып киткәннәр.

Талаш вакытында ир дә, хатын да ап-аек булган. Бу иргә җәза хатынның сәламәтлегенә карап билгеләнәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100