news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер хатынны дус хатынын үтерүдә гаеплиләр

Дустының үлемен турында фатир хуҗасы булган хатын үзе полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top
Казанда бер хатынны дус хатынын үтерүдә гаеплиләр
Аның сүзләре буенча, дусты килгәндә үк бик каты яраланган булган.

Ләкин күршеләре әйткәнчә, берничә сәгать алданрак бу ике хатынны бергә, шактый исерек килеш, очраткан булганнар.

Шулай ук бу ике хатын белән тагын бер ир-ат та булуы ачыкланган. Күрешләренең сүзләре буенча, җинаять алдыннан бу фатирда бик каты тавышланышканнар, аннан соң чыгып китеп баручы ир-атны да күреп калганнар. 

Полиция фатир хуҗасы хатынны кулга алган. Аны дустын үтерүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте "Татарстан24" телеканалы.

Җинаятьнең нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерүчеләр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар