Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер хатын-кыз ир-атны пычак белән кадап, җинаять урыныннан качкан

Казанның Четаев урамында бер хатын-кыз ир-атны пычак белән кадап үтергән һәм җинаять урыныннан качкан. Әлеге хәл узган төндә булган. Бу хакта "Татарстан-24" телеканалы хәбәр итә. 

news_top_970_100
Казанда бер хатын-кыз ир-атны пычак белән кадап, җинаять урыныннан  качкан
Мәет булган фатир тирәсендә кан эзләрен мәрхүмнең күршеләре күреп алган һәм полиция, "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен чакырткан. Әмма табиблар килеп җиткәндә ир кеше җан биргән була инде.

Фаразлар буенча, зыян күрүченең бот башына берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Аның аягындагы бәйләвечләр ир кешенең аккан канын туктатырга маташуына ишарәли. Әмма бу гына аңа ярдәм итми.

Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге төнне фатир хуҗасы заты әлегә ачыкланмаган хатын-кыз белән бергә булган. Мәрхүмнең күршеләре сүзләренә караганда, төнлә сәер тавышлар ишетелмәгән. Әмма алар һәлак булган ир кешенең еш кына шикле кешеләр компаниясе белән булуын әйтә.

Зыян күрүче күп кан югалту нәтиҗәсендә җан-тәслим кылган. Аңа пычак кадаучы хәтта ишекне дә япмыйча җинаять урыныннан тиз генә качып киткән.

Полиция хезмәткәрләре әлеге фатирга килгән хатын-кызның кайда яшәве хакында мәкълүмат туплаган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100