Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер хатын иренең йөрәгенә пычак кадаган

35 яшьлек Маринага 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

news_top_970_100
Казанда бер хатын иренең йөрәгенә пычак кадаган

Казанда бер ир-атны йөрәгенә пычак кадап үтергәннәр. Җинаятьне ирнең бергә яши торган хатыны кылган дип шикләнәләр. Бу турыда 21 ноябрьдә «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

5 ел элек бер ир-ат Казанның Первомайский бистәсендәге йортын Сергей исемле танышына арендага биреп тора. Сергей бу вакытта төрмәдән чыккан гына була, аның торыр урыны булмый. Шуңа күрә танышы, аңа йортында яшәп торырга рөхсәт итә.

Сергей бу йортта 35 яшьлек Марина исемле хатыны һәм өч яшьлек баласы белән яши. Өлкәннәр даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчә, тавышланышып тора. Сергей Маринага гел бәйләнә. Баланың үзенеке булуына ышанмый. Гадәттә мондый талаш дуслашу һәм табын артында бәйрәм итү белән тәмамлана.

Фаҗига буласы кичтә, төнге уннар тирәсендә Сергей белән кабат талаша башлый. Хатын иренең кулында пычак күреп ала һәм аңа урындык белән суга. Ир егыла. Шуннан соң пычак хатын кулына күчә.

Тоткарланган хатын сүзләренчә, ир үзенә үзе пычак белән кадаган һәм шуннан үлгән. Тикшерүчеләр исә башкача фаразлый. Алар нәкъ менә Марина ире Сергейның йөрәгенә пычак кадаган дип саный.

Моңа кадәр опека органнары Маринаның баласын алып киткән була. Аны даими рәвештә эчеп йөрүдә һәм сугышуда гаеплиләр. Ул вакытта баласын кире кайтару өчен, Марина алкогольдән код куйдыра һәм эшкә урнаша. Ләкин бу хатын яңа тормыш башлап җибәрә алмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ирен үтерүдә шикләнелүче хатынга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100