news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда бер фатирда йөзе канланган 2 айлык бала мәете табылган

news_top

Казанда фаҗигале хәл булган. Бер фатирда йөзе канланган 2 айлык баланың мәете табылган. «Татар-информ» язганча, бу хәл узган сишәмбе, 25 мартта булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ана кызын ашаткан һәм йокларга салган. Әмма берникадәр вакыттан соң бала вафат булган.

Хәзер хокук саклау органнары фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе экспертиза нәтиҗәләреннән соң каралачак, ул баланың үлемендә көч куллану билгеләренең булу-булмавын билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар