Казанда бер егет кызының машинасына яшерен камера куйган
Бу ир-ат мондый җайланманы куллану өчен махсус рөхсәт кирәк булуын башына да китермәгән.
Казанда бер хатын-кызның машинасына тикшереп йөри торган җайланма — «жучок» куйган ир-атны хөкем иттеләр. Ир-ат сүзләренчә, ул үзенең элеккеге сөйгән кызы турында бик кайгырган, шуңа күрә генә артыннан тикшереп йөри торган әйбер куйган. Имеш, кыз бик ышанучан икән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.
Яңа Савин районы суды 33 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Эш материаллары буенча, бу ир-ат тикшереп йөри торган җайланманы интернеттан сатып алган һәм кызның машинасына беркетеп куйган.
Автосалондагы оста бу җайланманы күрмәгән булса, кыз әле тагын да шундый машинада йөрүен дәвам итәр иде, диелә бу хәбәрдә.
Суд карары буенча, 33 яшьлек ир-ат элеккеге сөйгән кызына 80 мең сум штраф түләргә тиеш була.