Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер атна элек югалган чаңгычыны тапканнар

news_top_970_100

Казансу елгасында чаңгыда йөрергә чыгып киткән ир-атны 1 атна чамасы эзләделәр. Хәзер аның мәете табылган. Бу турыда котаручыларга сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, ир-ат кар астындагы куркыныч участокны абайламый һәм боз астына төшеп китә.

44 яшьлек ир-ат мәетен бүген водолазлар су астыннан ала. Ул өченче транспорт дамбасының түбәнге күпере тирәсендә була.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир-атның мәете ярдан 50 метр ераклыкта була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100