Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда белем алган, танылган җырчы фаҗигале һәлак булган

Петродворец — Кейкино юлында Peugeot Boxer микроавтобусы артист утырган Datsun җиңел машинасына бәрелә.

news_top_970_100
Казанда белем алган, танылган җырчы фаҗигале һәлак булган
Владимир Васильев

Петербург янында юл һәлакәтендә танылган опера җырчысы Римма Волкова үлгән. Бу турыда Римский-Корсаков исемендәге музыка мәктәбенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Ул укучыларын яратты, эшенә ихлас бирелгән иде, озак еллар вокал бүлеген җитәкләде, бик яхшы укучылар тәрбияләде», диелә хәбәрдә.

Бишенче канал белешмәсе буенча, авария якшәмбе кич Петродворец — Кейкино юлында була. Peugeot Boxer микроавтобусы Datsun җиңел машинасына бәрелә. Җиңел машинада 80 яшьлек артист һәм тагын ике кеше була.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, авария Ломоносов районында кичке алтынчы яртыда була. Peugeot Boxer каршы як полосага чыга һәм Datsun машинасына бәрелә. Җиңел машинада 80 яшьлек Римма Волкова һәм 61 яшьлек ир-ат һәлак була. 59 яшьлек хатын имгәнә, аны хастаханәгә салганнар, ул авыр хәлдә. Peugeot йөртүчесе дә имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Римма Волкова Ашхабадта туган. Ставрополь училищесында музыкаль белем алгач, Казан консерваториясенә керә. Аннары Киров театрында эшли.

1995 елда Россиянең халык артисты исеме бирелә. Аннары Римский-Корсаков исемендәге музыка мәктәбендә укыта башлый һәм вокал бүлеген җитәкли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100