Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда батутта уйнарга паркка килгән бала өстенә агач төшкән

Кыз әнисе белән "Крылья Советов" паркына батутта уйнарга килгән булган.

news_top_970_100
Казанда батутта уйнарга паркка килгән бала өстенә агач төшкән
Казанда паркта йөргәндә, кыз бала өстенә агач ботагы төшеп, имгәнгән. Бу турыда "Татарстан24" каналы хәбәр итте.

Кыз әнисе белән "Крылья Советов" паркында аттракционга килгән. Биредә бик зур батут ачык һавада урнаштырылган. Батут тирәли зур агачлар үсеп тора.

Бала батутта тиешле вакытын уйнап бетергәч, чыга башлаган. Шул вакытта кыз өстенә агач ботагы сынып төшкән. Әнисе сүзләре буенча, баланың башы һәм муены имгәнгән. 

Хәзерге вакытта вакыйганың нечкәлекләрен белгечләр ачыклы, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100