Казандагы 98 нче мәктәптә укучы малай тәрәзәдән егылып төшкән. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, ул 4 сыйныфта укый һәм өченче каттан егылган.
Бала исән, ашыгыч ярдәм бригадасы аны Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә китергән.
Табиблар хәбәр иткәнчә, баланың хәле катлаулы дип бәяләнә. Хәзерге вакытта ул тулысынча тикшерү уза, үз аңында, диелә хәбәрдә.