
Казанда сәүдә үзәкләрендәге һәм банк бүлекчәләрендәге банкоматлар янында полиция хезмәткәре формасындагы макетлар урнаштырылды. Бу – шәһәр халкын мошенниклар турында кисәтү өчен эшләнде. Басып торучы фигураның кулындагы язу шәһәр халкын уяу булырга һәм мошенникларның үгетләүләренә бирешмәскә чакыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Татарстан халкыннан дистанцион мошенниклык аша көненә уртача 15 миллион сум акча урлыйлар.
Акциянең максаты – мошенникларның психологик басымына дучар булган кешеләрне туктатып калу. Мондый макетлар Казанның 23 урамында, шулай ук республиканың башка торак пунктларында барлыкка киләчәк.
Узган елда мошенниклык очраклары саны 2,4 процентка арткан. Республикада яшәүчеләрдән 5,6 миллиард сум акча урланган. Мошенниклардан килгән матди зыян күләме ел саен 1 миллиард сумга арта бара. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрне ачу авыр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне ачу нибары 7-8 процент тәшкил иткән.
Исегездә тотыгыз: полиция, Федераль иминлек хезмәте, прокуратура һәм банк хезмәткәрләре хисапларыгыз турында беркайчан да телефон аша сөйләшми. «Куркынычсыз хисап» дигән әйбер булмый, банк картасы мәгълүматларын, смс-хат аша килгән кодларны, парольләрне телефоннан хәбәр итәргә ярамый.
- Шикләнгән очракта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратыгыз: (843) 291 20 02.