Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда банк картасы табып, андагы стипендияне туздырган әбине полиция тапкан

news_top_970_100

Казанда пенсионер хатын 1 атна буена 5 мең стипендиягә яшәгән. Ул бер студентның картасын тапкан һәм шундагы акчаны рәхәтләнеп туздырган. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы яза.

Пенсионер әби Валентина исемле. Ул пароль җыймыйча гына түләп була торган банк картасын эшкә барганда юлда таба. Инде ярты сәгатьтән үк КФУ ашханәсенә килеп җитә. Һәрберсе 100 сумнан арзанрак булган әйбер алып, карта белән 4 тапкыр түли. Күрәсең, бу әбигә ошап китә – 1 атна эчендә ул, монда килеп, тагын 7 тапкыр иртәнге аш, 3 тапкыр төшке аш һәм 2 тапкыр кичке аш ашап китә. Өстәвенә, рәхәтләнеп автобуста да йөргән, 2 көн рәттән кибеткә дә барып кайткан. Шулай итеп, Валентина әби картадагы бөтен акчаны туздырып бетерә.

Ә бу вакытта карта хуҗасы, студент дип әйтик инде, кайдадыр ач яткан. Егет эшләми, акчасын юкка-барга туздырып йөрми. Картасыннан акча «очканын» күргәч, ул полициягә гариза язган. Суд Валентина әбигә 100 мең сум штраф салырга теләгән, тик, әби гаебен таныган. Үзенең бик авыр хәлдә калуын сөйләгән (ире аягын сындырган, бөтен акчасын аны дәвалауга тоткан) һәм китергән зыянны түләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100