Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда балаларны песи белән кызыктыручы педофиллар бандасы йөри дигән хәбәр дөресме?

Татарстан халкын социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләрне җитди кабул итмәскә чакыралар.

news_top_970_100
Казанда балаларны песи белән кызыктыручы педофиллар бандасы йөри дигән хәбәр дөресме?

Казанда балаларны песиләр белән кызыктырып, аулап йөрүче педофиллар бандасы йөри дигән хәбәр — фейк. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда педофиллар бандасы турындагы хәбәр таралды. Имеш, алар Россия шәһәрләре буенча йөри һәм балаларның игътибарын хайваннар күрсәтеп кызыктыра.

Хокук саклау органнарына мондый кешеләрнең җинаяте турында гаризалар килмәгән. Татарстан полициясе шикләнелүчеләрне эзләү турында ориентировкалар таратмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мондый мәгълүмат ел башында да таралган булган инде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләрне җитди кабул итмәскә һәм аларны таратмаска чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100