news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда балаларга һөҗүм иткән ир-атны полиция эзли

news_top

Социаль челтәрләрдә «Казанның Фәйзи урамында адекват булмаган ир-ат балаларга һөҗүм итә» дигән мәгълүмат чыкты. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Полиция карамагында булган видеодан күренгәнчә, ир-ат баланы кыйный, самокатын вата һәм борычлы баллончик куллана.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлау буенча чаралар күрә.

«Бу факт буенча тикшерү эше бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар