news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда балалар уйнаган урында еланнар тапканнар

Еланнар чирәмдә ятып торган.

news_top
Казанда балалар уйнаган урында еланнар тапканнар
Казанда яшәүче хатын Волгоградская урамы тирәсендә паркта ике елан күреп, коткаручылар чакырткан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бу паркта эт йөртүче кешеләр булган, балалар уйнаган. Чирәмдә ике елан яткан. Хатын-кыз шунда ук полициягә һәм коткаручыларга шалтыраткан.

Еланнарның берсе гади тузбаш булып чыккан. Икенче елан король еланнары семьялыгыннан дип фаразлыйлар. Аны зоопаркка илткәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар