Казанда балалар биек йорт кәрнизендә йөргән - видео
Аларның ата-аналарын җаваплылыкка тартканнар.
Казанның Әбсәләмов урамындагы күп катлы йорт кәрнизендә балалар йөргән. Шушы кадрлар сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды.
Видеоны полиция хезмәткәрләре күреп алган. Хәзер балаларның ата-аналарын җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек инспекторлары бу ата-аналарга карата проткол төзегән. Алар балигъ булмаган балаларны тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен җавап тота. Административ материалларны балигъ булмаган балалар эшләре буенча комитетка тапшыралар.
Балалар имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.