news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда балалар бакчасы территориясендә пычак тоткан егетне тоткарлаганнар

news_top

Бүген Казанда полиция хезмәткәрләре балалар бакчасы территориясендә пычак тоткан 18 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Агентлыкка билгеле булганча, бу кеше наркотик матдәләр кулланган булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул үзен адекват тотмаган. Аны әти-әнисе тоткарлап, полицейскийларга тапшырган.

Ир-атны клиникага алып киткәннәр, хәзер тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар